Фән һәм тәҗрибәләр дөньясында (6+)

24 июнь көнне 5 нче санлы китапханәдә мәктәп яны лагеренда ял итүче балалар өчен «Фән һәм тәҗрибәләр дөньясында» дигән квест-уен үтте.

фото
IMG_0190
IMG_0178

Квестта катнашучылар фән төшенчәсе һәм аның килеп чыгуын, галим булыр өчен нинди тырышлыклар куярга кирәклеген һәм даһиларның каян барлыкка килүен ачыклады. Иң кызыксынучаннар өчен балалар уйлап тапкан гадәти булмаган уйлап табулар турындагы видеоматериал бик мавыктыргыч булды. Фән дөньясына кереп чумарга балаларга «Кызыклы физика лабораториясе» һәм «Кызыклы химия лабораториясе» белән танышу ярдәм итте. Анда укучылар мавыктыргыч һәм танып белү тәҗрибәләрен карады, шулай ук үзләре дә катнаша алды. Мондый тәҗрибәләр балаларда шатлык хисләре уятты, чөнки үткәрелгән тәҗрибәнең нәтиҗәләре шунда ук күренде. 

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: